24 ноябрь 2025 материаллары
-
Җәмгыять
Заводка юл: начар укучыларның хәленә кермәкчеләр
Имтихан тапшыра алмыйсың икән, эшкә өйрән! Дәүләт Думасы 9 нчы сыйныф укучылары арасында сынауны бирә алмаучыларны эшче һөнәренә өйрәтү турында закон кабул иткән. Уку бушлай булачак. Тик бу яшьләрдә мәктәптә юньләп укып тормасаң да ярый дигән фикер уятмасмы?
-
Яңалыклар
«Ватан хакына» бәйгесенең финалистлары билгеле
Хөрмәтле укучыларыбыз! Ниһаять, «Ватан хакына» бәйгесенә нәтиҗәләр ясар чак та җитте. Сезнең язмалар аша әби-бабаларыбызның батырлыгын янә бер кат искә төшердек, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңарттык, бүгенге геройларны барладык. Бу бәйгебезгә дә битараф калмыйча, безнең газетаны яратып, һәрчак бергә булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
-
Яңалыклар
Башкалада ишегалларның 80 проценты төзекләндерелгән
Татарстан башкаласында «Безнең ишегалды» программасы алтынчы ел эшли. Быел 4,3 млрд сумга 466 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Бу хакта мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Күчтәнәчле бакча
«Күчтәнәч» бакчасының матур исеме тыштан ук сөендереп торса, милли киемдәге тәрбиячеләрнең каршы алуы җанга рәхәтлек өстәде. Бөтенләй башка мохиткә эләккәндәй буласың. Карап торышка гади генә бакчада, татар халыкның тормышы, көнкүреше, яшәеше чагылдырылган. Казандагы 67 нче балалар бакчасында милләт дәвамчыларын бишектән тәрбиялиләр.
-
Яңалыклар
МАХ мессенджерында хәзер мәдәни чараларга билетлар сатып алырга мөмкин
Россия Мәдәният һәм Цифрлы үсеш министрлыклары МАХ мессенджерында мәдәни чараларга билетлар эзләү сервисын булдырган.
-
Яңалыклар
Республиканың 38 туристлык проекты илкүләм проект буенча ярдәм алачак
Туристлык инфраструктурасын үстерүгә, автомобиль туристлык маршрутлары янында капитал булмаган объектлар булдыруга юнәлтелгән проектларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча икенче конкурс сайлап алуга нәтиҗәләр ясалды. ТР Дәүләт туризм комитеты матбугат хезмәте «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының 19 муниципаль берәмлегеннән туризм өлкәсендәге 38 проект ярдәм алачак.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов:«Салым системасы икътисадый тотрыклылыкны ныгытуның куәтле коралына әверелде»
Бүген Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Россия Салым органнары хезмәткәрләре көненә һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров катнашты.
-
Яңалыклар
Синоптик Татарстанда кайчан кар ятачагын әйтте
Татарстанда бу атнада кар ятачагын көтеп булмый, чөнки моңа бернинди дә нигез юк. «МЕТЕО» фараз үзәге синоптигы Александр Ильин «Татар-информ» хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
1 декабрьдән Татарстанда кайберәүләрнең пенсиясен яңадан исәпләячәкләр
Татарстанда яшәүчеләр быел 1 декабрьдән, пенсия законына үзгәрешләр кертелү сәбәпле иминият пенсиясен яңадан исәпләтү өчен, гариза тапшыра алачак. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
СВО хәрбиләренең акчасын урлаучыларның эзенә төшкәннәр
Чиләбе һәм Свердловск өлкәләренең полиция хезмәткәрләре, ФСБның төбәк идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның акчаларын урлаучы этник оешкан төркемнең эзенә төшкән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Тыелган социаль челтәрләрдә реклама биргән өчен штраф күләмен бик күпкә арттырмакчылар
Депутатлар чит илләрнең тыелган социаль челтәрләрендә реклама урнаштырган өчен җәза чарасын кырысландырырга тәкъдим иткән. Шулай итеп, «Инстаграм»* һәм «Фейсбук»*тагы реклама өчен штраф күләмен бер миллион сумга кадәр арттырмакчылар. Хәзер максималь штраф күләме 500 мең сум тәшкил итә, дип яза «Известия».
-
Яңалыклар
Быел социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программасы тулысынча диярлек төгәлләнгән
Быел гамәлгә ашырыла торган социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт программалары тулысынча диярлек төгәлләнгән. Стационарларны ремонтлауны үз эченә алган бер генә программа буенча эшләр дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Белгеч кайчанга кадәр аномаль җылы һава сакланачагын аңлатты
Ноябрь азагына кадәр Россия территориясенең Европа өлешендә аномаль җылы һава фаразлана. Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «ТАСС» хәбәрчесенә шул хакта белдергән.
-
Яңалыклар
Кышкы «Курше фест» фестиваленең бюджеты ике тапкыр арттырылган
Казанның Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркында «Курше фест» фестиваленең кышкы сезонының беренче сынау чарасы узды.
-
Яңалыклар
М7 юлының 100 километрга якын участогын реконструкцияләүне вакытыннан алда төгәлләячәкләр
Татарстанда быел М7 «Идел» трассасының Чаллыдан Башкортстан чигенә кадәр 96,5 километр озынлыктагы участогын реконструкцияләп бетерәчәкләр. Эшләр өч елдан азрак вакыт дәвамында башкарылган һәм вакытыннан алда төгәлләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га «Идел-Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте.